Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Вакытлы матбугатта ниләр язалар»

13 ноябрь көнне Митрәй авыл китапханәсендә « Вакытлы матбугатта ниләр язалар »  дип исемләнгән матбугат сәгате уздырылды. Басма матбугатка Интернет конкурентлыкка килсә дә, өлкән яшьтәгеләр өчен бигрәк тә газеталар  якын. Газета,журнал  укучылар  саны  кимеми. Бүгенге көндә хакимият газета белән тыгыз элемтәдә, килешеп, аңлашып эшли. Вакытлы матбугат илдә булган яңалыкларны халыкка дөрес итеп җиткерә, социаль мәсьләләрне хәл итүдә аның  ярдәме зур. Газета халык белән хакимият арасында элемтәче ролендә. Киләчәктә газетаның укучылары тагын да артсын, эчтәлеге бай булсын.