#ХалыклардуслыгыТатарстанбайлыгы

Безнең туган илебез - Татарстан, ул - күпмилләтле дәүләт. Хәзерге вакытта аның территориясендә 173 милләт вәкиле яши. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы - Татарстан халкы. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.