Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Табигать – уртак йортыбыз»

23 октябрь көнне Митрәй авыл китапханәсендә , китап укучылар өчен, «Табигать – уртак йортыбыз» дип исемләнгән язучыларыбызның табигать турында язылган китапларыннан күргәзмә оештырылды. Язучыларыбыз фикеренчә: « Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш...». Яшь китап сөючеләр язучыларыбыз фикерләре белән тулысынча килештеләр, табигать турында матур-матур шигырьләрне дә кычкырып укыдылар.