#Көзбикәнеңуңышлары

Көз – басу-кырларның бушап калган, агачларның яфрак койган, чәчәк-гөлләрнең үз төсләрен үзгәрткән, кешеләрнең кышка әзерләнә торган вакыты. Быел көзнең беренче ае бигрәк тә истә калырлык булды. Кояшлы көннәрнең күп булуы һәркемгә көз көне башкара торган эшләрен тәмамларга, теләгән кешегә рәхәтләнеп ял итәргә, алтын көзнең байлыгы белән хозурланырга мөмкинлек бирде. 29 сентябрь көнне Митрәй авыл китапханәсенә йөрүче китап укучылар белән берлектә, «Көзбикәнең уңышлары» дип исемләнгән, көзге уңышлардан күргәзмә оештырылды. «Өстәлләрдәге муллык өчен көзне яратабыз, сокланабыз, табигатьтәге үзгәрешләрне яратып күзәтәбез», диләр, алар.