«Җәй, китап һәм мин –дуслар!»

Митрәй авыл китапханәсендә «Җәй, китап һәм мин –дуслар!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды. Китап-тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, дус та, сердәш тә. Яхшы китап гел күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Бүгенге чарада китап укырга яратучылар белән, китапның, халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасында күпер салучы булуы турында сөйләштек, яңа китаплар, журналлар белән дә таныштык.