Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Яман гадәтләр юлдаш булмасын!»

24 июль көнне Митрәй авыл китапханәсендә “Яман гадәтләр юлдаш булмасын!” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Яхшы һәм начар  гадәтләр турында аңлату белән беррәттән,балаларга,“Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” төшенчәләре турында да балаларның үз-үзләрен тоту тәртибеннән мисаллар китереп әңгәмә корылды. Шулай ук, бу әдәплелек кагыйдәләрен һәр җирдә: мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да һәрвакыт кабатларга, үзеңдә әдәплелекнең башка сыйфатларын матур әдәбият әсәрләре аша да укып ныгытырга  булуын аңладылар. Укылган китаплардан  һәм тормышта очраган әдәплелек, әдәпсезлек мисалларын чагыштырдылар. Соңыннан бу әңгәмә авыл фельдшер акушерлык пунктында дәвам итте.