«Красная книга»


Татарстан Республикасы Кызыл китабы Татарстан Республикасы законнары нигезендә чыгарыла торган рәсми документ. Сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр саны, таралышы, аларны саклауның торышы, шулай ук юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны саклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар турында мәгълүматны үз эченә ала. 6 июль көнне Митрәй авыл китапханәсендә, лагерьга йөрүче балаларны “Кызыл китап” белән таныштыру, экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чара укучыларда зур кызыксыну уятты.