«Бу кызыклы»


7 июль көнне Митрәй авыл китапханәсендә “Бу кызыклы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгатендә сүз гөмбәләр турында барды. Җәй – гөмбә чоры да. Гөмбәләр – урман байлыгы. Алар белән тиен, керпе, урман тавыгы, саескан, поши туклана. Кеше гөмбәләрне азык буларак борынгы заманнардан ук куллана. Ул бик тәмле һәм тәмле ашамлык булып санала. Гөмбәләрдә В1, РР,Д витаминнары бар. Аларны тозлыйлар , маринадлыйлар, киптерәләр, пешереп ашыйлар.Гөмбәләр патшалыгы бик бай.Галимнәр аның 100 меңгә якын төрен беләләр. Әлеге чарада китап укучыларга гөмбә җыю кагыйдәләре һәм гөмбәләрнең табигатьтәге әһәмияте турында да мәгълүмат бирелде. Гөмбәләрнең кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгәнлекләре, һәм алар махсус саклауга мохтаҗ булулары әйтелде.