“Туган телеңне беләсеңме”

Митрәй авыл китапханәсендә уздырылган күргәзмә-башваткычның “Туган телеңне беләсеңме” дип исемләнген иде. Китапханәченең: “Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә.Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез “, дигән кереш сүзеннән соң , ул китап укучыларга башваткычның сораулары бөек Тукаебызның иҗаты буенча төзелүе һәм җавапларны күргәзмәдәге Г.Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин булуы хакында аңлатып үтте. Башваткычны чишү һәр китап укучыда зур кызыксыну белән беррәттән, бөек Тукаебыз иҗатына, туган телебезгә тирән мәхәббәт һәм горурлык хисе уятты.