Музейлар - хәтер почмагы.
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.Музейдагы кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы...Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - кешеләрне тәрбияләү, аларга рухи яктан тәэсир итү чарасы да. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар - матди һәм рухи мирасыбыз . Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.