#ИлдусГыйләҗев

Чатыртауга менеп күз сирпесәм,
Офыкларым йөз кат киңәйде.
Гомер буе йөртәмен күңелемдә
Шул ноктадан карап күргәнне.
Чатыртауга менеп бер жырласам,
Аккаеннар калды шаулашып.
Киталмадым ташлап мин аларны,
Яшәгәнгә хисләр аңлашып.
Чатыртауга менеп бер сызгырсам,
Байбаклары җавап кайтарды.
Чит җирләрнең оҗмах, җәннәтенә
Алыштырмам туган якларны!
14 январь көнне Митрәй авыл китапханәсендә якташ язучы Илдус Гыйләҗевка багышланган "Ихлас тойгылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.