Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Берҗылысүзҗитә

«Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган. Ә яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәттә, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Халык «Яхшы сүз - җан азыгы» дип бер дә юкка әйтмәгән. Ярдәмгә мохтаҗларның рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, ә кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала.