Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

Икмәк

 Икмәк

Яшәү чыганагы-кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

Икмәк -игенченең җан җылысы,

Җир--анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти-әни,Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә-тормыш мәгънәсе

Бәхет,хезмәт,ирек,яшәү яме-

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Энҗе Мөэминова.