#БиблиотекиАзнакаево
Митрәй авыл китапханәсе 1954 елда агач бинада 395 данә китап белән ачыла. Китапханәче булып Тымытык авылы кызы Халиуллина Мәрзия апа эшли башлаган.Аңардан соң Мәлбагыш авылы кызы Фәнзия апа эшләгән.1956 елның октябрь аенда китапханәче булып Зарипова Банат апа эшли башлый.Ул 23 ел шушы китапханәдә эшләп,1978 елда лаеклы ялга чыга.Шул ук елның сентябрендә китапханәдә Зәйдуллина Сәрия апа эшли башлый.1980-1981елларда китапханәче булып Сафина Резидә апа эшли.1981елдан1983елның башына кадәр кабат Зарипова Банат апа эшли.1983елның башыннан шул ук елның июль аена кадәр янәдән Сафина Резидә эшли.1983елның июль аеннан Вахитова Венера апа китапханәне кабул итеп ала һәм 32 ел буена(2015 елның февраль аена кадәр) намуслы хезмәт куя.55 яшеннән лаеклы ялга китә.2018 елда вафат.1977 елда китапханәләр үзәкләштерелә.1983 елның октябрь аенда китапханә үзәк урамга яңа бинага күчә.2015 елның февраль-ноябрь айларында Митрәй авыл китапханәсендә Шарипова Алия Фаел кызы эшли.2015-2018 елларда Вагапова Фәнүзә китапханәче булып эшли.2018 елның август аеннан Митрәй авыл китапханәсендә Сиразиева Гөләндәм Фәрит кызы эшли башлый.