"Китапханәләр дөньясы"



Китапханәдә балалар өчен "Китапханәләр дөньясы" дип исемләнгән уен уздырылды. Балалар әлеге чарада китапханәдә китапларның нинди тәртиптә урнашуы, нинди бүлекләргә бүленүе, яшь буенча ничек аерылулары турында аңлатылды. "Адашкан китаплар" уенында катнашучылар үзләре китапларны тиешле урыннарына урнаштырдылар. Икенче бүлектә киштәләргә "ялгыш" урнаштырылган китапларны эзләп таптылар. Соңгы уенда балалар ялгыш язылган китап исемнәрен төзәттеләр.