"Җырлар миңа яңа канат куйды"

Китапханәдә авылдаш шагыйрь Исламов Фәнис Миңнеәхмәт улының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган, "Җырлар миңа яңа канат куйды" дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Балалар Фәнис Миңнеәхмәт улының күпкырлы шәхес булуын, аның мәгариф отличнигы, үзенең шигырьләренә көй язучы, авыл тарихы белән кызыксынучы кеше буларак танып белделәр. Шагыйрьнең туган якка, аның кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре белән таныштылар.