«Якларга һәм сакларга»
Мәсгут авыл китапханәсе табигать проблемаларын күтәрә торган дәрес уздырды. Хәзерге заманда экология проблемасы- иң мөһим проблемаларның берсе. Бүгенге көндә табигать нинди хәлдә соң? Аңа кеше ничек тәэсир итә һәм табигатьне саклау өчен нинди чаралар күрелә? Дәрес барышында шушы темаларга сөйләшү булды.