“Татлы тел таш эретер”.

Мәсгут авыл китапханәсе балалар өчен әдәплелек сәгате уздырды. “Тәмле сүз”, “Канатлы сүзләр”(И.Гыйззәтуллин), “Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”(Г.Х.Әхәтов) кебек китаплар ярдәмендә сөйләм теле кагыйдәләре аңлатылды. Орфоэпия һәм фонетика буенча башваткычлар чиштеләр.