Биологические часы природы
Мәсгут авыл китапханәсендә экологик дәрес булып узды.Чара барышында балалар табигать дөньясы турында кызыклы хәбәрләр тыңлап уздылар. “Зыян салма” дигән викторинада катнаштылар. “Мөмкинлекләр агачы” дигән эшләнмә ясадылар. Әлеге агачның һәр яфрагына әйләнә-тирәне саклау өчен балалар кулыннан килердәй эшләр язылган иде. Иң күп яфраклы агач ясаган команда җиңүче булды.