Мальбагушская сельская библиотека - филиал № 17
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-17/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423308, Азнакаевский район, с.Мальбагуш, ул.Нефтяников,30

“Әфган – уты өткән язмышлар”

Интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан 18 февраль көнне авыл китапханәсендә “Әфган – уты өткән язмышлар” дип исемләнгән чара узды. Бу сугышлар халык өчен меңәрләгән кургаш табут, күпме яралы, күпме хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Еллар үткән саен йөрәкләрне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелеккә ятып калган солдатларның җырлары калды. Кичәдә катнашучылар Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызга багышланган презентация карадылар, тематик папкада тупланган материаллар белән таныштылар. Кичә ахырында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.