"Тарихта калган көннәр"

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камалуыннан азат ителә. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклау буенча фактлар хәтта дөнья тарихында да юктыр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.