Татарстан флагы.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы.Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.