Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423324, Азнакаевский район, с.Камышлы, ул. Молодежная,38.

"Әни-тормыш бизәге"

Әниләр көне үңаеннан Камышлы авылы китапханәсендә "Әни-тормыш бизәге" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә ир-егетләребез әниләрне, апаларны котлап шигырьләр укыдылар, матур теләкләр әйтелде. Үзләрен үстергән әнкәйләрен искә алып, кыскача гына якты, истәлекле вакыйгаларын сөйләделәр. "Әнкәмнең догалары" ,"Су буеннан әнкәй кайтып килә"Һәм башка жырлар башкарылды. Соңыннан бакыйлыкка күчкән әнкәйләргә багышлап дога укылды. Бәйрәмебезне чәй табынында дәвам иттек.