"Юл йөрү кагыйдәләре"

Җәйге яллар вакытында балалар өчен юл йөрү кагыйдәләрен белү аеруча мөһим. Бүген Камышлы авылы китапханәсендә балалар өчен "Юл йөрү кагыйдәләре"дигән темага аңлатма сәгате үткәрде. Бу чараның максаты-балаларда шәһәр урамнарында, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруның уңай динамикасын тәэмин итү иде. Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләрен кабатладылар, төрле уеннар уйнадылар.