Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423324, Азнакаевский район, с.Камышлы, ул. Молодежная,38.

"Исемең синең үлмәс бер җыр булып, тарихларда калды уелып...!"

"Исемең синең үлмәс бер җыр булып, тарихларда калды уелып...!" Әдәби иртә. 15 февраль- Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты , татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бүгенге иртәбезне М.Җәлилгә багышладык. Балалар белән Муса Җәлилнең тормыш юлы белән якыннан таныштык. "Моабит дәфтәреннән", "Кызыл ромашка" китапларыннан шигырьләре укылды. Сугыш чоры балаларының йортларына барып Җәлилнең шигырьләрен бергәләп укыдык.Муса Җәлил! Бу исем-гасырлар буена буыннан-буынга, телдән–телгә сөйләнәчәк легендар исем. Аның Моабит дәфтәрләре кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны да дулкынландырыр, һәм яшь буында аңа охшарга тырышу хисе тудырыр.