Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423324, Азнакаевский район, с.Камышлы, ул. Молодежная,38.

“Әфганстан һәм Чечнә - ике буынның ике сугышы”

15 февраль көнне интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан Камышлы авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Әфганстан һәм Чечнә - ике буынның ике сугышы” дигән искә алу кичәсе уздырды.“Тузанлы юлда калган яшьлек" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды . Еллар үткән саен йөрәкләрне телгәләп, искә төшереп торачак авазлар калды: җан, тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелеккә ятып калган солдатларның җырлары калды. Очрашуда тематик папкада тупланган "Авылыбызның данын күтәрүче шәхес" Афган сугышында катнашкан Миргазиян Габдулла улы турында газета битләрендэ басылып чыккан, истәлекле материаллар белән таныштылар. Миргазиян Габдулла улы истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр куелды. Очрашу ахырында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.