Камышлинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423324, Азнакаевский район, с.Камышлы, ул. Молодежная,38.

"Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде"

"Эх, Яшьлеккә кайтып килсәң иде " исеме астында өлкәннәребез белән күңелле очрашу үткәрелде. Бу бәйрәмнең дөньяның яшел күлмәген салып, көзгә кереп барган чагында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере бар: айлар буе чәчәк – гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр артта калды. Алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплар еллары алыштыра. Өлкәннәр көне дә менә шундыйрак чорга туры килә.