#ЖенскиеименаРТ

"Татарстан республикасының хатын -кыз исемнәре :тарих һәм хәзерге заман "мәгьлүмати проекты кысаларында авылдашыбыз, авылыбызның иң хөрмәтле кешесе Ибрагимова Гөлүзә Мансур кызы белән таныштырып үтәсем килә.1935 нче елда Мөслим районы Түреш авылында туа. 1954 нче елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник белемен ала. Техникумны яхшы билгеләргә тамамлап Азнакай районы Камышлы авылына зоотехник итеп эшкә җибәрелә. 1961 нче елда Камышлы авылында ферма мөдире булып эшли башлый. Бик тырыш хезмәте өчен 1966 нчы елда "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә лаек була. 1976 нче елда КПССның Обкомы ТАССР министырлар советы аның хезмәтен "Мактау дипломы" белән бәяли. Берничә мәртәбә социалистик ярышта җиңүче исеменә лаек була. 1973нче елда "Хезмәт Кызыл Байрагы ордины" белән бүләкләнә. 37 ел терлекчелек тармагында җитәкче булып эшли. Камышлы авыл егете Яруллин Мөхәммәтдин абый белән тормыш корып 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да үзләре кебек эшчән, тәртипле. Тормыш иптәше Мөхәммәтдин абый гомере буена шушын авылда умартачы булып эшләде. Тәртипле эшчән гаилә күпләргә үрнәк булып торды .Хәзергесе көндә Гөлузә апа авылыбызның ак әбисе, абыстай булып йөри.