"Зур сугышның кечкенә солдатлары"

Бөек Җиңүгә 77 ел уңаеннан балалар белән батырлык дәресе үткәрдек. Бу дәрестә балалар “Дети герои ВОВ” китабы белән якыннан таныштылар. Советлар Союзы Геройлары -Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик , яшь Геройларның батырлыклары турында укып үттек. Балалар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Балаларны “Хәтер ”, “Алар Җиңү яуладылар ” китаплары белән дә якыннан таныштырдым. Бу китаптан үзләренең бабаларын эзләп тапкач, балалар бик куандылар.