«Ленинград блокадасы -тарихның онытылмас бите»


1944 елның 27 нче гыйнварында Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 77 ел тула. Шул уңайдан зурлар һәм балалар белән батырлык сәгате үткәрдек. Бу сәгаттә Ленинград 872 көн камалышта булуы турында,2,5 милион кеше калган һәм башка күп кенә вакыйгалар турында сөйләп үттек. Алдан әзерләнеп куелган”Дни воинской славы . 900 дней мужества” китап күргәзмәсе белән таныштылар.