Яз кояшы балкый куңелләрдә
Камышлы авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә 8 нче март бәйрәмен билгеләп әдәби музыкаль кичә үткәрелде . Кичәдә җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Клуб мөдире Закирова Люция белән әниләребезнен яшьлек истәлеге итеп , «Серле сандык»ка тутырылган чиккән сөлгеләр , түбәтәйләр , түрләмәләр х.б әйберләрен күрсәтеп , кемнеке һәм ничәнче елларда чигелгәнен сөйләп үтелде.