Яшьлегемә кире кайтыр идем
Камышлы авылы китапханәсендә "Яшьлегемә кире кайтыр идем "дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте. Китапханә туй күлмәкләре ,шәлләр , чиккән чигүләр , түбәтәйләр һәм чәк-чәк белән бизәлде .Бу кичәбез 1960 -2010 нчы елларда кигән туй күлмәкләренә багышлап үткәрелде . Туй күлмәкләре алып килгән апаларга сораулар бирелде. Апаларыбыз үзләренең туй коннәрен бүгенгедәй хәтерлиләр , чиккән пар мендәрләр , турләмәләр , сөлгеләр белән килен булып төшкән вакытларын, искә төшереп сөйләделәр . Сораулар белән үрелеп " Туй кулмәге" , "Челтәрле", "Килен төшкәндә", "Пар балдаклар" һ.б. җырлар башкарылды .Апаларыбыз музейга үзләренең чигүләрен , туй күлмәкләрен буләк итеп калдырдылар. Кичәбез чәй табынында дәвам итте .