"Туган яктан илһам алып"


Китапханәдә авылыбызда яшәп ижат итүче шагыйрә, журналист Фәйрүзә Исмәгыйлева белән очрашу булды. Эчтәлекле әңгәмә барышында ул үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, шулай ук балаларга китап укуның ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында да әйтте. Чарада балалар Азнакай язучылары китаплары белән дә таныштылар.