Карамалинская сельская библиотека - филиал № 15

#Приклубныйлагерь

Бик матур кояшлы көнне балалар белән экскурсияга чыгып киттек. Авыл башына җиткәндә гөрләп эшләп торучы тракторны күреп, шунда ашыктык. Ә анда "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары җирне эшкәртеп, басуны көзге чәчүгә әзерлиләр икән. Үз эшенең осталары: Абдуллин Нияз, Мостафин Эльвир, Гатин Рәмзил безне агрегатның төзелеше белән таныштырдылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Аларга уңышлар теләп, юлыбызны дәвам иттек .