"Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә"

Гаилә – һәркемнең иң олы таянычы, ышанычлы сыеныр урыны, җылы учагы. Якын кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, үзара аңлашу, бер-беребезгә ярдәм итү, аралашу шатлыгы уңай эмоцияләр белән тулыландыра, безгә барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Бу мәңгелек кыйммәтләр, алар һәрвакыт үзгәрешсез калачак. Авылыбыз җирлегендә өлкән яшьтәге иң актив китап укучы гаиләләребез байтак. Аларның гаиләләре өчен китап – белем чыганагы, фикер сандыгы, тугры дус та, сердәшче дә.