Карамалинская сельская библиотека - филиал № 15

"Җилбер-җилбер Нәүрүз җиле исә"

 Бәйрәм "Җилбер-җилбер Нәүрүз җиле исә".  Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе.Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәмне   бик күңелле билгеләп уздырдык. Катнашучылар халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр.