"Юл кагыйдәләре"





Бүген авылыбызның «Ләйсән» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Юл кагыйдәләре" дигән искиткеч чара узды. Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгытып, пассажирлар да, шаферлар дә булдылар. Балаларда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен кечкенәдән формалаштыру бик мөһим. Балаларга хәрәкәтле уеннар һәм эстафеталар бигрәк тә ошады. Мондый форматта бала ПДДны гына түгел, кайда һәм кайчан куркынычсыз һәм күңелле уйнарга мөмкин икәнен дә аңлый. Әлеге чаралар балаларның белемнәрен ныгыта һәм кечкенә кешенең күпкырлы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.