#ТатарчаДиктант2025



15 нче ноябрь көнне,Азнакай районы Кәкре-Елга авыл китапханәсендә туган телебез,татар телен хөрмәт итүче авылдашларыбыз "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру,грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү,татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлтелгән чарада 6 кеше катнашты. Катнашкан һәрбер авылдашыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Катнашкан барлык авылдашларыбызга авыл китапханәсе чиксез рәхмәтләрен белдерә! Туган телебезне саклыйк һәм онытмыйк!