Какре-Елгинская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423320, Азнакаевский район, с.Какре-Елга, ул. Советская, 23а.

«Гөлләр-тормыш яме»

Бүген, 15 октябрь көнне «Авыл яши» проекты кысаларында китапханәбездә 9-11 сыйныф укучылары өчен «Гөлләр-тормыш яме» дип исемләнгән очрашу үтте. Очрашуыбызның төп кунагы, авылыбызның чәчкәләр патшасы - Әлфия апа Авзалова булды. Әлфия апа үзе турында, чәчкәләргә туган мәхәббәте, аларны ничек саклап үстерү турында сөйләде. Ә очрашуның икенче өлеше - практика. Чыгарылыш сыйныф укучылары сыйныф житәкчеләре белән берлектә, мәктәпкә истәлек итеп гөл утырттылар. Бик тә күңелле,эчтәлекле һәм рәхәт очрашу булды. Барлык укучыларга, аларның сыйныф житәкчеләренә зур рәхмәт! Ә аеруча рәхмәтебезне, чәчәкләр патшасы Әлфия апа Авзаловага! «Бер күрешү- үзе бер гомер!»