Какре-Елгинская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423320, Азнакаевский район, с.Какре-Елга, ул. Советская, 23а.

"Марсель Галиевка 79 яшь!"

 Марсель Галиевка 79 яшь! Бүген татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз - Марсель Галиевның туган көне!

 

 «Бер көнлек гомер»

 

Йолдыз нурлары калтырый
Иртәнге көмеш чыкта.
Өянкеләр башын ия
Күке кычкырган чакта.

 

Күке кычкырган чагында
Нигә соң дөнья моңлы?
Затлы тавышын көйләгән
Сандугач хәтта тынды.

 

Ә син санама гомерең,
Туган як моңын тыңла.
Тыңла да җаныңа сеңдер,
Мәгънәсен сүзсез аңла.

 

Купшы залларга китереп
Күкене тыңлап кара –
Өянке, инеш, болыннар
Бар моңын алып кала.

 

Туган җир моңы. Елларны
Сынама. Тыңлап кара.
Беркөнлек озын гомерле
Күбәләк очып бара...
(Марсель Галиев)