"Александр Грин тууына 145 ел…"

23 август көнне Рус совет язучысы, неоромантизм вәкиле Александр Степан улы Грин (чын фамилиясе — Гриневский) тууына 145 ел булу уңаеннан, китапхәнәбездә аның истәлегенә күргәзмә һәм китап сөюче дусларыбызга әдәби сәгать үткәрелде. Сәгатьнең беренче өлешендә, Гринның тормыш юлы белән танышсак, ә икенче өлешендә аның киң таралган “Алые паруса” әсәре белән танштык.