«Балаларга багышланган тормыш»

Резеда Вәлиева — татар шагыйрәсе. 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. 2025 елның 1 маенда Резеда Тәфкалүн кызының тууына 95 ел һәм шул уңайдан, китапханәбездә аның ижатына багышлап «Балаларга багышланган тормыш» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды!