"Тукай остался на века"

26 апрель- Габдулла Тукайның туган көне! Шул уңайдан, авылыбыз мәктәбендә аның тормыш юлына һәм ижатына багышланган викторина үткәрелде. Викторина 7нче һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән иде. Укучылар сорауларга бик актив жавап бирделәр, һәм шулай ук Г.Тукай шигырьләрен сөйләп үзләренә тагын өстәмә баллар алдылар.