#НәфисГәрәйшинныискалукичәсе


19 март көнне авылыбыз китапханәсендә, авылыбызда туып үскән шагыйрь, журналист, районыбызның М.Хәсәнов исемендәге премия лауреаты, җирле “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең житәкчесе Нәфис Миннегәрәй улы Гәрәйшинне искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә тормыш иптәше Мөслимә апа, кызы Альбина, якын туганнары, сыйныфташлары авылдашлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Очрашу жырлар һәм Нәфис абыйның шигырьләре белән, истә калган мизгелләрне искә алу белән үрелеп барды.