Какре-Елгинская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423320, Азнакаевский район, с.Какре-Елга, ул. Советская, 23а.

Рашат Низамиев 75…

1 мартта Рашат Мияссәр улы Низамиевның туган көне (Рашат Низами) Аңа 75 яшь тулган булыр иде… Ул 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында, колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ләкин, кызганычка каршы, 2023нче елның 1 сентябрендә Рашат Миясар улы вафат була… Аны тормыш иптәшенең туган ягы- Әтнә районы Бәрәзә авылында жирлиләр…
Аның мактаулы исемнәре:
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләк иясе.
Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (1992). 16 китап авторы, милли романнар иҗат иткән язучы.