Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

"Китап укып үскән балачагым"

22 ноябрь көнне авылыбызның актив апаларына "Китап укып үскән балачагым" исемле әдәби викторина үткәрелде. Апаларның балалык чорларына туры китереп , балалар өчен язылган китапларны әзерләп куйдым. Мәдәни чарада апалар үзләренең яратып укыган китапларын, аларның эчтәлеген, геройларын искә төшерделәр. Уен барышында " Шалкан" әкиятенә, Г.Тукайның " Маэмай", "Бала белән күбәләк" шигырьләренә экспром театр да уйнадылар. Рәхәтләнеп әкиятләр укыдылар. Кайсы мульфильмнан алынган җырны яки көйне дә бик тиз таптылар. Бик күңелле чара булды.