Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

«Әкият ялган, тик анда ишарә бар»

 Илбәк авыл китапханәсендә әкият геройлары мисалында балаларның хокукларын һәм бурычларын өйрәнү буенча «Әкият ялган, тик анда ишарә бар» дип исемләнгән танып белү сәгате үтте. Мәсәлән: «Бүре һәм җиде кәҗә баласы» әкиятендә бүре өйгә үтеп керә һәм кәҗә баласын ашый, шуның белән ул яшәү хокукын боза. «Куянның өе» әкиятендә Төлке куянны алдап, аны үз өеннән куып чыгара. Шулай итеп ул торакның кагылгысызлыгы хокукын боза. Бу һәм башка хокуклар турында балаларга аңлаттым.