#Гомремминеммоңлыҗыриде...

Кәкре Елга китапханәсе белән берлектә, Яшләү авылында туып үскән язучы, шагыйрь, журналист, М.Хәсәнов исемендәге премия лауреаты, "Гөлстан" әдәби берләшмә оешмасын җитәкләгән Нәфис Гәрәйшинны искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәгә тормыш иптәше Мөслимә ханым, кызы Альбина, туганнары, оныклары, сыйныфташлары, дуслары, авылдашлары, шулай ук Кәкре Елга урта мәктәбендә белем алучы укучылар да килгән иде. Кичәбез хәтирәләргә, җыр- моңга бик бай булды.