“Бөек сугышның яшь геройлары”

Илбәк авыл китапханәсендә укучы балаларга “Бөек сугышның яшь геройлары” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Иң беренче чиратта балалар белән Бөек Ватан сугышын искә алдык. 2025 ел Быел Бөек Ватан сугышының тәмамлауына 80 ел икәнлеген искәртеп киттем. Сугышта зурлар белән беррәттән сугышкан герой пионерлар турында сүз алып барылды. Укучылар белән герой пионерлар турында кычкырып китап укыдык. Соңыннан укучылар белән “Юные герои Великой войны” дип исемләнгән презентация карадык.