«Тылсымлы китап дөньясы»
Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Шул уңайдан Илбәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Тылсымлы китап дөньясы» дигән кычкырып уку сәгате оештырылды. Балалар “Балачак энциклопедиясе” исемле китаптан матур шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар.